Татарстан чаңгычылары эстафетада Россия чемпионатында «бронза» яулады

2019 елның 5 апреле, җомга

5 апрельдә Архангельск өлкәсенең «Малиновка» спорт үзәгендә 2019 елда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты кысаларында чираттагы ярыш көне уза. Спортчылар 4х5 км һәм 4х10 км эстафетасында ярыша. 

Ир-атлар арасында Дмитрий Япаров, Сергей Ардашев, Константин Главатских һәм Максим Вылегжанин составындагы Удмуртия Республикасы командасы җиңде, икенче урында Иван Байбородов, Евгений Вахрушев, Александр Уткин һәм Кирилл Вичужанин. Өченче урынны Андрей Феллер, Андрей Ларьков, Артем Николаев һәм Егор Казаринов составындагы Татарстан Республикасы командасы алды. 

4. Коми Республикасы + 37.7 секунд.

5. Төмән өлкәсе +51.6 секунд.

6. Мәскәү өлкәсе +1.42.2 секунд. 

7. ХМАО-Югра +2.47.8 секунд. 

8. Коми Республикасы-2 +3.46.7 секунд

 9.Санкт-Петербург +4.1.4. 

10. Себер ФО +5.58.2.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International