Казанда судьялар арасында шахмат буенча ярышлар узды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

6 апрельдә Татарстан башкаласында Россия судлары арасында шахмат буенча I команда чемпионаты узды.

«Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган ярышларда илнең 51 регионыннан 153 кеше катнашты. Катнашучылар арасында – Россия Федерациясе Югары суды (Россия Федерациясе Конституция Суды һәм Россия Федерациясе Югары Суды), Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты командалары һәм Россия Федерациясе субъектлары судларының җыелма командалары.

Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Судьялар советы рәисе Виктор Момотов, РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры урынбасары Александр Паршин, «Россия судьялар берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Сидоренко һәм 12 нче дөнья чемпионы, халыкара гроссмейстер Анатолий Карпов катнашты.

«Казанда мондый турнирны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез. Әйе, Шахмат интеллектуаль спорт төре, аларның безнең эш белән уртак яклары күп. Шул ук принциплар – якларның тигезлеге, көчле, интеллект аргументациясе җиңә, болар барысы да суд карары нигезендә ята. Мондый чемпионат-судьялар җәмгыяте өчен интерактив башлангыч», – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Фәрит Хәйрулла улы.

Башка мәртәбәле кунаклар ярышларны югары дәрәҗәдә оештыруларын билгеләп үттеләр һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Ярышлар Швейцария системасы буенча 9 турда узды. Ярышларда Волгоград өлкәсе командасы җиңүче булды, Марий Эл Республикасы җыелма командасы көмеш медаль алды, финишка өченче булып Алтай крае командасы килде. Татарстан Республикасы судьялар җыелма командасы 10 нчы урынны алды.

Россия Федерациясе судлары арасында шахмат буенча беренче команда чемпионатын оештыруда, үткәрүдә һәм хөкемдарлыкта «Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, шахмат буенча РСШОР» ДАУ администрациясе һәм коллективы актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International