Ярышлар Чиләбе өлкәсендә төгәлләнде.
Узган ял көннәрендә «Кояшлы Үзән» (Миасс шәһәре, Чиләбе өлкәсе) ГЛК базасында акробатик дисциплиналарда – биг-эйр һәм слоуп-стайл буенча Россия чемпионаты узды.
Сезонның йомгаклау ярышларында Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан Республикасы, Сведелово, Самара, Чиләбе өлкәләре һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән райдерлар катнашты.
Татарстан Республикасы вәкиле Владислав Хадарин ирләр арасында биг-эйр дисциплинасында икенче булды. Беренче урында – Мәскәүдән Михаил Матвеев, өченчедә - Юрий Чемодуров (Сахалин өлкәсе).