Идел буе спорт академиясендә хоккей буенча семинар узды

2019 елның 13 апреле, шимбә

11-12 апрель көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстан Республикасы тренерлары һәм судьялары өчен шайбалы хоккей буенча семинар үткәрелде.

Семинар Россия Хоккей федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе белән берлектә Континенталь хоккей лигасы тарафыннан уздырылды. Семинарның икенче көне судьялар өчен нормативлар тапшыру һәм тестлау белән билгеләнде.

Тренерлар өчен махсус программа әзерләнгән иде, ул үз эченә лекцияләр, практик дәресләр һәм хоккей кагыйдәләрен белүгә тест бирү кертелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International