«2011 елда туган балалар командалары арасында хоккей буенча Фестиваль» республика буе
13 апрель көнне фестиваль Яр Чаллы шәһәренең Спорт сараенда һәм Биектау авылының «Биектау» спорт комплексында, ә 14 апрель көнне Зәйдә «Яшьлек» боз сараенда узды. Фестивальләр барышында катнашучы командалар үзара уеннар үткәрәләр, ярышлар тәҗрибәсе һәм хоккей мастерлыгында күнекмәләр алалар. Барлык катнашучылар да гадәттәгечә истәлекле медальләр белән бүләкләнә.
Бу сезонда Зәйдә узган Фестиваль исәбе буенча бишенче булды, анда Самара өлкәсе командалары да катнашты. 2019 елда фестивальләрдә барлыгы 40 команда, 400 гә якын яшь хоккейчы катнашты.