Шамил Гаязов рус шашкасы буенча Европа беренчелегендә ике медаль яулады

2019 елның 26 апреле, җомга

Татарстан спортчысы тиз уен буенча турнирда җиңүче булды һәм молниенос уены буенча ярышларда «көмеш» яулады.

Шахмат, шашка, го Рәшит Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбе укучысы, халыкара мастер Шамил Гаязов (тренер-Фәрит Шәйдуллов) 27 яшькә кадәрге яшьләр арасында рус шашкасы буенча Европа беренчелегендә бик яхшы чыгыш ясады. Ярышлар Антальяда (Төркия) узды.

Шамил тиз уен буенча турнирда җиңүче булды һәм молниенос уены буенча ярышларда «көмеш» яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International