Ярышлар «Аргамак» картодромында узачак.
18-19 май көннәрендә Байлар Сабасында картинг буенча Бөтенроссия һәм республика ярышлары узачак:
Урал һәм Идел буе федераль округлары Чемпионаты KZ2 классларында, ОК-1 этап;
Мини, Супер-Мини, ОК-Junior классларында Урал һәм Идел буе федераль округлары Беренчелеге-1 этап;
Ротакс-Макс, Ротакс Макс-Юниор классларында Урал һәм Идел буе федераль округлары федерацияләре Кубогы зона ярышлары;
Россия автомобиль Федерациясе календарендә традицион (классификацияләнә торган ярыш) KZ2, Ротакс Макс, Ротакс Макс-Юниор, Мини, Супер-Мини классларында Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге;
Картинг буенча республика ярышлары: Восход-2 нче этап классында Татарстан Республикасы 20 нче Кубогы.
Ярышларны ачу тантанасы 18 майда 13:00 сәгатьтә булачак.