Казанда байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге һәм Бөтенроссия ярышлары узачак

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

8-12 августта Казанда 19 яшькә кадәрге (2002-2004 елда туган) юниор кызлар һәм малайлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге һәм Бөтенроссия ярышлары узачак.

Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге базасында (Һади Такташ ур., 122) узган ярышларда Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән 300 гә якын егет һәм кыз катнашачак.

Татарстан Республикасыннан 7 спортчы катнаша: Булат Хәмидуллин, Динар Бәйрәмгалиев, Никита Левин, Илсаф Мөхәммәтҗанов, Кирилл Николаевский, Сергей Пучков һәм Родион Романов.

Ярышларны ачу тантанасы 8 августта 14: 30 сәгатьтә була

Җәдвәл

8 август

09.00-12.30 – иртәнге программа, беренчел узышлар;

15.00-17.30-кичке программа, ярымфинал узышлары.

9 август

09.00-12.00 – иртәнге программа, финал узышлары (1000 метр);

15.00-17.30 – кичке программа, алдан узышлар.

10 август

09.00-11.20-иртәнге программа, ярымфинал узышлары;

15.00 -17.45-кичке программа, финал узышлары (500 метр).

11 август

09.00-15.20-иртәнге программа, беренчел һәм ярымфинал узышлары;

16.00-18.40-кичке программа, финал узышлары (200 метр).

12 август

09.00-11.00 – 4х200м эстафетасында беренчел, ярымфинал һәм финал узышлары);

12.00-15.00-финал узышлары (5000 метр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International