Никита Шлейхер Европа чемпионатында алтын медаль яулады!

2019 елның 10 августы, шимбә

Татарстанлы өчен бу медаль Киевтагы ярышларда югары сынауның икенче бүләге булды.

Татарстан спортчысы Никита Шлейхер Олимпия уеннары призеры Евгений Кузнецов белән парлап бу көннәрдә Киевта уза торган Европа чемпионатында 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү буенча алтын медаль яулады.

Алты сикерү нәтиҗәләре буенча россиялеләр 435,69 балл күрсәтте. Икенче урында-немецлар Патрик Хаусдинг һәм Ларс Рюдигер (398,64), өченчедә-британиялеләр Энтони Хардинг һәм Джордан Холден (387,60).

Шлейхер өчен әлеге медаль агымдагы ярышларда икенче бүләк булды: элек ул 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүдә Татарстанның тагын бер спортчысы Александр Белевцев белән бергә җиңү яулады.

Программаның соңгы көнендә Никита 10 метрлы каланчадан сикерү буенча шәхси ярышларда медальләр өчен көрәшәчәк.

Никита Шлейхер - бөтенроссия һәм халыкара ярышлар җиңүчесе һәм призеры. Спортчы Павел Муякин җитәкчелегендә шөгыльләнә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты, шулай ук ТАИФ компанияләр төркеме һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ Су спорт төрләре спорт клубы составына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International