Владимир Леонов Универсиада авылы коллективы белән очрашты

2019 елның 6 сентябре, җомга

ТР Спорт министры Универсиада авылы хезмәткәрләре белән очрашты.

6 сентябрьдә ТР Спорт министры Владимир Леонов Универсиада авылында булды, анда ул учреждение директоры Илнур Рәхимов, шулай ук оешма коллективы белән очрашты. Очрашуда барлыгы 80нән артык кеше катнашты.

Учреждение хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Владимир Александрович авыл коллективына һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә уздырулары өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, чара вакытында Универсиада авылының торак комплексы конкурсантларны, тим-лидерларны һәм экспертларны үзендә кабул итте.

Владимир Леонов коллективны яңа уку елы башлану белән котлады, аның кысаларында авыл гадәттәгечә Казан (Идел буе) федераль университетының һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең студентлар кампусы буларак чыгыш ясый, һәм барысына да уңышлы эш теләде.

Объектта булганда министр шулай ук учреждение хезмәткәрләренең актуаль сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International