Казанда самбо буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогы узачак

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

3-6 октябрьдә Казанда самбо буенча Татарстан Республикасы Президенты кубогына III Халыкара «А» категориясе турниры узачак. Турнирда 20 дән артык илдән иң көчле спортчылар катнашачак. Алар арасында Әрмәнстан, Беларусь, Болгария, Германия, Греция, Италия, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Латвия, Литва, Молдавия, Россия, Румыния, Сербия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Франция, Хорватия һәм башкалар бар.

Татарстан Республикасы Президенты Кубогы 2019 елда Көньяк Кореяның Сеул шәһәрендә узачак самбо буенча дөнья чемпионатына башлангыч турнир булып тора. Ярышларда җиңүчеләр «халыкара класслы спорт мастеры» исемен алу хокукына ия булачак.

Турнир 27 авырлык категориясендә узачак:

Спорт самбосы (ир-атлар): 52 кг, 62 кг, 74 кг, 90 кг һәм 100 кг. нан артык.

Спорт самбосы (хатын-кызлар): 48 кг, 52 кг, 56 кг, 60 кг, 64 кг, 68 кг, 72 кг, 80 кг һәм 80 кг. нан артык.

Сугыш самбосы (ир-атлар): 52 кг, 62 кг, 74 кг, 90 кг һәм 100 кг. нан артык.

Турнирны оештыру һәм үткәрү кысаларында «Ак Барс Арт» иҗат берләшмәсе генераль промоутеры самбо спорт төрен популярлаштыру, балаларны һәм яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мотивацияләү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан «тамашачы» программасын тормышка ашыра.

Ярышларның тантаналы ачылышы 4 октябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Ак Барс»көрәш сараенда узачак. Программада артистлар чыгышы,призлар һәм конкурслар.

Белешмә

2016 елда Казанда самбо буенча Европа чемпионаты узды, ул Европа турнирлары тарихында иң яхшысы дип танылды. Шул ук вакытта Халыкара самбо федерациясе һәм Россия Федерациясенең спорт министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында Спорт һәм сугыш самбосы буенча ел саен үткәрелә торган Халыкара турнир үткәрү турында Карар кабул ителде. Әлеге карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Кубогына турнир 2017 елда узды, аңа «Б»категориясе бирелде. Дебют шулкадәр якты ки, 2018 елда турнир үз статусын элиталы статуска алыштырды – аңа «А» категориясе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International