Татарстан командасы спорт көрәше буенча Россия беренчелегендә призлы урыннар яулады

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

2019 елның 27-30 сентябрендә Липецкта спорт көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда 30 регионнан 200дән артык катнашучы катнашты. Гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы 5 нче урынны алды.

Беренчелек нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы составына Тагиева Айсель керде.

Катнашу нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алдылар:

1 урын

Шәрәфиев Альмир  

Тагиева Айсылу ике бүлектә - классик һәм традицион     

2 урын

Шәмсетдинов Артем          

Яковлева Анжелика           

Гаязов Алмаз

3 урын

Габдрахманов Ранель         

Фәхретдинов Булат

Магомедов Абдулла 

Тимербулатова Алсу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International