Кама Аланында киокусинкай буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. Ярышларга Россиянең 15 шәһәреннән 475 спортчы килгән иде.
Тәҗрибәле көрәшчеләр белән беррәттән яшь спортчылар да чыгыш ясады. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә беренче урынны-Әлки районы командасы, икенче урынны-Казан спортчылары, Түбән Кама спортчылары өченче урынны яулады-6 алтын, 9 көмеш һәм 13 бронза медаль.