Казан 25 метрлык бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итә

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Казан 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк. Ул илнең 60 төбәгеннән 900ләп спортчыны берләштерәчәк.

Татарстан башкаласы турнирны алтынчы тапкыр кабул итә. Узган ел анда Россия Федерациясенең 60 субъектыннан 849 спортчы катнашты. Ул вакытта 22 рекорд куелган иде: өч Россия рекорды, өч яшүсмерләр арасында дөнья рекорды, өч яшүсмерләр арасында Европа рекорды һәм 13 яшүсмерләр арасында Россия рекорды.

Бу елгы ярышлар 4-8 декабрьдә Шотландиянең Глазго шәһәрендә узачак йөзү буенча Европа чемпионатына (25 м) сайлап алу ярышлары булачак.

Ярышларны РФ спорт министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгы, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм ТР Йөзү федерациясе оештыра.

Катнашучыларның чыгышларын барлык теләүчеләр бушлай карый алачак. Россия чемпионаты Казанның Су спорт төрләре сараенда 5 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак. Расписание белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International