Казанда «Мини-футбол-мәктәпкә» турнирының финал уеннары узды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

24-26 октябрь көннәрендә «Ак Бүре» спорт комплексы һәм «Мирас» спорт комплексы спорт залларында «Мини-футбол – мәктәпкә» гомумроссия проектының шәһәр этабы уеннары узды. Быел Казан шәһәрендә узган турнирда 8 яшь төркемнәре буенча 200дән артык команда катнашты.

Барлык катнашучылар да чараның партнерларыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

Шулай ук проект кысаларында 2004-2005 елда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Казан шәһәре гомуми белем бирү учреждениеләре Спартакиадасында җиңүчеләр дә уйнатылды һәм үз призларын алды.

1 урын-33 нче мәктәп

2 урын-20нче Гимназия

3 урын 96 нчы Гимназия

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International