26 һәм 27 октябрьдә «Баско» боз сараенда ветераннар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнир икенче ел уза һәм «Ак Барс» ветераннар командасы турнир хуҗаларыннан тыш, Риганың «АК BARS-RIGA» командасы да чакырылган. Шулай ук турнирда Уфа шеһеренеп «Салават Юлаев» һем Магнитогорск шеһеренең «Металлург» ветераннар командасы катнашты.
Икенче халыкара турнирның ябылу тантанасында ТР Хоккей федерациясе Вице-президенты Андрей Рябов, ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев, «Татнефть - Ак Барс «СКП» ҖЧҖ башкарма директоры Мансур Усманов һәм Татарстан хоккее легендасы, Россия Федерациясенең атказанган тренеры Геннадий Маслов катнашты.⠀⠀
Кереш сүзеннән соң Андрей Рябов «Салават Юлаев» хоккей клубы ветераннары командасы тренеры Рәшит Гыймаевны юбилее белән котлады. Бөек спортчыга турнирның соңгы көнендә 60 яшь тулды. ⠀⠀
Аннары ябылу тантанасының иң көтеп алынган өлеше - иң яхшы уенчыларны, шулай ук турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү башланды. ⠀
Турнир финалында пьедестал түбәндәгечә иде:
1 урын «Легенда Магнитки» ХК Магнитогорск.⠀⠀
2 урын ХК «Ак Барс-Рига» Рига.⠀⠀
3 урын «Ак Барс-ветераннар» ХК Казан шәһәре.⠀⠀
Турнирның иң яхшы уенчылары:
Иң яхшы капкачы: Евгений Мокеев-«Ак Барс-ветераннар» ХК Казан шәһәре⠀
Иң яхшы сакчы: Александр Терехин-«Ак Барс-Рига» ХК Рига шәһәре
Иң яхшы һөҗүмче: Алексей Кайгородов-Магнитогорск шәһәренең «Легенда Магнитки» ХК.⠀⠀
Иң яхшы уенчы: Игорь Григоренко-Уфа шәһәренең «Салават Юлаев» ХК ветераннары.⠀⠀
Тамашачылар симпатиясе призы: Сергей Насыйров — Уфа шеһеренеп «Салават Юлаев» ХК.⠀⠀