Казан «ТАТФАЙТ 10» дөньякүләм профессиональ көрәшләр кабул итәчәк

2019 елның 3 ноябре, якшәмбе

2019 елның 7 декабрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында дөньякүләм профессиональ көрәшләр һәм сугыш сәнгате буенча «ТАТФАЙТ 10» халыкара һөнәри турнир узачак.

Юбилей халыкара турнирында һәм профессиональ көрәшләрдә ММА, Тай боксының һәм киокусинкайның иң яхшы вәкилләре катнашачак.

Фәрхәт Хөснетдинов, Россия Хәрби сәнгать берлегенең ТР буенча филиалы президенты: «менә инде 10 нчы тапкыр безнең республика башкаласы Россиянең иң көчле көрәшчеләре һәм чит илләрдән килгән кунаклар-спортчылар арасында каршылык үзәгенә әверелә. Татарстан көрәшчеләренә көч биреп торырга килегез. Чара бик кызыклы булыр дип көтелә».

«Татарстан Республикасының, Россиянең һәм чит илләрнең титуллы спортчылары ММА, тай боксы һәм киокусинкай клеткасы-октагон буенча тулы контактлы профессиональ көрәшләр уздырачак! Халыкара сугышлар кичәсе гадәттәгечә шәһәрнең иң яхшы премиум-мәйданнарының берсендә – «Пирамида»да узачак. Чарада мәртәбәле кунаклар: көрәш һәм кино йолдызлары, Хөкүмәт әгъзалары, танылган спортчылар һәм атказанган тренерлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре катнашачак. Сыйфатлы шоу һәм «тере тавыш»чараның бизәге булачак. Барлык көрәш сәнгатен сөючеләрне һәм яратучыларны, тулы контактка көрәш, дөньяви кичәләр көтеп калабыз».

Чара кысаларында барлыгы 8-10 сугыш булачак.

Чараны оештыручылар – «ТАТФАЙТ» Халыкара һөнәри көрәш лигасы һәм ТР буенча Россия Көрәш сәнгате берлеге филиалы, ТР Спорт министрлыгы, шулай ук ММА, тай боксы, киокусинкай буенча республика спорт федерацияләре ярдәме белән.

Барлык җиңүчеләр дә көрәш өлкәсендә профессиональ спорт кагыйдәләре таләп иткәнчә акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Татарстанның иң яхшы өч сугышчысы бер елга «ТАТФАЙТ»Лигасыннан айлык акчалата стипендиягә контрактка ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International