Яр Чаллыда йөгерү юллары белән яңа футбол кыры ачылды

2019 елның 15 ноябре, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә йөгерү юллары белән футбол кыры ачылды. Яңа кыр «Виктория»спорт мәктәбе стадионында барлыкка килде. Аны «Демография» милли проектын һәм «спорт – тормыш нормасы»төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында төзеделәр.

Ачылыш тантанасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Шәһәр башлыгы тантаналы чарада катнашучыларны сәламләде. «Шәһәрдә тагын бер заманча спорт объекты барлыкка килде. Ул спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балаларны гына түгел, якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләр өчен дә җәлеп итү урыны булачак. Футбол кырында футбол сезонын арттырырга мөмкинлек бирәчәк менә дигән ясалма катлам бар. Әле бүген дә футбол уйнарга мөмкин – һава торышы мөмкинлек бирә. Кышын биредә, элеккегечә, массакүләм шуу өчен боз явачак. Кыскасы, спорт объекты ел әйләнәсе эшләячәк. Барыгызны да әлеге спорт җиңүләре белән котлыйм һәм егет-кызларга спортта яңа казанышлар телим», - диде ул, объектны төзегән төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ачылу тантанасында шулай ук Чаллы яшь спортчыларын бүләкләү тантанасы да булды. Әйтик, «Виктория» командасы 2006 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча ТР беренчелегендә икенче урынны һәм 2007 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча ТР Беренчелегендә өченче урынны алды.

Яңа тулы үлчәмле футбол кыры ясалма өслекле, кыр күләме-110х72 метр. Кыр тирәсендә күп функцияле катламнан җиңел атлетика йөгерү юллары – «әйләнә буенча» 6 юл һәм 6 «турыдан-туры»урнашкан. Объект Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында төзелде.

Белешмә өчен:

«Виктория» спорт мәктәбенә 1982 елда нигез салынган һәм спортчыларны әзерләүнең төп объектларының берсе булып тора. Бүген мәктәп базасында спортның 4 төре үстерелә, барлыгы 14 тренер җитәкчелегендә 468 спортчы шөгыльләнә. Футбол бүлегендә 185 спортчы шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, «Демография» милли проектындагы «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар өлешен арттыруны, шулай ук Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.

Россия милли проектларын билгели һәм раслый торган «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле Указга 2018 елның 7 маенда Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында шулай ук ГТО нормаларын тапшыру өчен тренажерлар белән мәйданчыклар китерү һәм монтажлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International