Объект Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән.
Апас муниципаль районының Апас авылында ясалма өслекле футбол кырын төзү эшләре төгәлләнде. Объект 2016-2020 елларга Россия Федерациясендә физик культураны һәм спортны үстерү федераль максатчан программасы кысаларында төзелде.
Футбол кыры Апас районының спорт мәктәбе өчен беркетеләчәк, анда футбол бүлеге эшли. Спорт мәктәбендә 2 тренер-укытучы эшли, ә быелга 80гә якын яшь спортчы комплектлау планы бар.
Футбол кырын төзү Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылды.
Исегезгә төшерәбез, «Демография» милли проектындагы «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар өлешен арттыруны, шулай ук Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.
Россия милли проектларын билгели һәм раслый торган «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле Указга 2018 елның 7 маенда Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
«Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында шулай ук ГТО нормаларын тапшыру өчен тренажерлар белән мәйданчыклар китерү һәм монтажлау планлаштырыла