Сигезенче этап ярышлары Малайзиядә узды.
15-17 ноябрьдә Куала-Лумпурда (Малайзия) суга сикерү буенча Гран-при-2019 дөнья сериясенең сигезенче этабы узды. Ярышларда Татарстан спортчысы Карина Шкляр уңышлы чыгыш ясады.
Казан олимпия резервы училищесында тәрбияләнүче Карина Шкляр өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә көмеш медаль яулады. Финалда Карина Шкляр Марина Шишканова белән дуэтта чыгыш ясады, аларның нәтиҗәсе 255,90 балл тәшкил итте.
Кытайлылар Сяохуэй Хуан/Ин Вэй (291,30) җиңде, малайзиялеләр Ло Жиай/Лай Ясмин (255,72) өченче булды.
Спортчының тренеры-Павел Муякин.