Җиһазларның чираттагы партиясе республиканың 3 районына җибәрелде.
Агымдагы атнада Татарстан Республикасына ГТО мәйданчыкларының чираттагы партиясе кертелде. Тиешле комплектлар «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына әзерлек өчен спорт мәйданчыклары булдыру өчен билгеләнгән.
Тиешле объектлар Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында республика муниципаль берәмлекләренә җибәрелде.
Бу атнада спорт мәйданчыкларын монтажлау өчен тулы комплектлар Яңа Чишмә, Мөслим һәм Чирмешән районнарына тапшырылды, якын арада әлеге объектлар муниципаль берәмлекләрдә урнаштырылачак.
2019 елда ГТО нормаларын тапшыру өчен тренажерлар белән 18 мәйданчыкны тәэмин итү һәм монтажлау планлаштырылган, элегрәк муниципаль берәмлекләргә алар өчен тиешле җир участокларын әзерләргә кирәк булган иде. Бүгенге көндә, чираттагы партияне исәпкә алып, республика районнарына 15 комплект җиһаз җибәрелгән инде.
2023 елга кадәр «ГТО» комплексы өчен мәйданчыклар республиканың һәр муниципаль районында барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Демография» милли проектындагы «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар өлешен арттыруны, шулай ук Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.
Россия милли проектларын билгели һәм раслый торган «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле Указга 2018 елның 7 маенда Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.