Рафаэль Камалов һәм Юлия Миюц-Европа чемпионаты медалистлары

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

28-30 ноябрьдә Дублинда (Ирландия) Олимпия авырлык категорияләрендә ВТФ тхэквондо буенча Европа чемпионаты ярышлары узды.

Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасын Рафаэль Камалов, Юлия Миюц (Зайцева) һәм Сергей Кирсанов тәкъдим итте.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча татарстанлылар ике тапкыр турнирның мактау пьедесталына күтәрелде. Рафаэль Камалов «алтын» яулады һәм 80 кг. га кадәр авырлык категориясендә чемпион булды, ә Юлия Миюц 67 кг. га кадәр авырлыкта өченче булды.

Татарстан Республикасы спортчылары тренер Сергей Титкин җитәкчелегендә чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International