28 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Югары Тея поселогында (Хакасия Республикасы) «Хакасия кубогы» Бөтенроссия ярышлары уза. Ярышларда илнең иң яхшы 100 чаңгычы катнаша.
Ярышларның өченче көнендә спортчылар ирекле стильдә көч сынаштылар. Татарстан Республикасы вәкиле Христина Мацокина хатын-кызлар арасында җиңү яулады һәм бу ярышларда үзе өчен икенче медаль яулады. Элегрәк, 28 ноябрьдә, классик стильдә индивидуаль спринтта Христина икенче нәтиҗә күрсәтте.
Бүгенге ярыш нәтиҗәләре буенча татарстанлы Денис Филимонов исәбендә тагын бер призлы урын - ул көмеш медаль яулады.