Татарстан чаңгычылары Хакасия турнирында 7 медаль яулады

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

28 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Югары Тея (Хакасия Республикасы) бистәсендә «Хакасия кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда илнең иң яхшы 100 чаңгычы катнаша.

Ярышларның йомгаклау көнендә спортчылар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 10 һәм 15 км га классик стиль белән индивидуаль узышта көч сынаштылар. Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы, Халыкара класслы спорт мастеры Алия Иксанова өченче урынны алды.

Хакасия ярышларында Татарстан Республикасы спортчылары барлыгы 7 медаль яулады – 2 алтын, 3 көмеш һәм 2 бронза. Элегрәк ярышларның мактау пьедесталына шулай ук Христина Мацокина, Денис Филимонов, Сергей Ардашев, Валерий Гонтарь һәм Артем Николаев күтәрелде.

Татарстан чаңгычыларының чираттагы старты Чусова шәһәрендә (Пермь крае) узачак Россия Кубогының икенче этабы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International