11-15 декабрь көннәрендә «Металлург» чаңгы базасында (Пермь крае) чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының II этабы, Атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Михаил Девятьяров призына Бөтенроссия ярышлары уза. Бүген, 12 декабрьдә, Кубокның II этабында катнашучылар 10, 20 чакрымга классик стиль белән йөгерделәр. Стартка йөздән артык хатын-кыз чыкты. Финиш сызыгын икенче булып Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы, Халыкара класслы спорт мастеры Алия Иксанова узды. Светлана Кузнецова дүртенче урында.
Җомга көнне Россия Кубогының II этабында ирекле көн. Ә шимбә көнне, 14 декабрьдә, спортчыларны классик стильдә Спринтер дистанцияләре көтә.