Мөслим районында спорт һәм сәламәтлек декадасы узды

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

2 гыйнвардан 7 гыйнварга кадәр Мөслим районында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында «Юность»спорт комплексы кубогына ярышлар узды.

2 гыйнварда өстәл теннисын яратучылар көч сынашты.

3 гыйнварда баскетбол буенча районара ярышлар булды.

Нәтиҗә:

1 урын-Мөслим районы

2 урын-Актаныш районы

3 урын-Мөслим районы

4 урын-Минзәлә.

Шулай ук 3 гыйнварда «Юность СОК " кубогына хоккей сезоны ачылды.

4 гыйнварда ир-атлар арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Нәтиҗә:

1 урын-СОК " Юность «»

2 урын « "Хыял"»

3 урын « "Факел".

5 гыйнвар көнне Мөслимдә 2006-2007 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча районара ярышлар узды.

Турнир нәтиҗәләре:

1 урын-Сарман районы

2 урын-Мөслим районы

3 урын-Җәлил

Шулай ук 5 гыйнварда «Кояшлы Ык» яр буенда скандинавия йөреше буенча марафон булды, ә универсаль спорт залында Х.М. Шәмсетдинов истәлегенә XIX шахмат турниры узды.

6 гыйнварда ир-атлар арасында мини-футбол буенча турнир узды.

1 урын - " Дирекция»

2 урын - «Танкистлар"»

3 урын – "Хыял"»

Универсаль спорт залы мәйданчыгында балалар арасында картинг буенча ярышлар узды. Үз яшь төркемнәрендә иң көчле узышчылар ачыкланды.

7 гыйнварда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча турнир үткәрелде.

Ирләр арасында урыннар:

1 урын-Ханов Рүзәл

2 урын-Ханов Инсаф

3 урын-Минһаҗев Ирек

Хатын-кызлар арасында урыннар:

1 урын-Шакирова Айгөл

2 урын-Садретдинова Зарина

3 урын-Мөхәммәтҗанова Айзилә.

Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында барлык уеннарда катнашучылар һәм җиңүчеләр командалары «Юность» спорт-сәламәтләндерү комплексы грамоталары, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International