Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт министры Павел Колобков Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең беренче уеннарын әзерләү һәм уздыру буенча киңәшмә уздырдылар

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең (БДБ) беренче уеннарын агымдагы елның августында әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды, анда Россия Федерациясе Спорт министры Павел Колобков катнашты.

Татарстан спорт министры Владимир Леонов бүген киңәшмәдә искә төшергәнчә, 2019 елның 25 октябрендә БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары Советы тарафыннан БДБ илләренең спорт уеннарын үткәрү турында Карар кабул ителгән. БДБ илләре уеннарын Казанда 2020 елның 20-27 августында үткәрү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, ярышларда Россиядән тыш Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина – барлыгы 11 ил катнашачак.

Ярышлар спортның 21 төре буенча узачак: баскетбол, бокс, волейбол (пляж), өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, спорт көрәше, самбо, фехтование, футбол (мини-футбол), билбау көрәше һәм «көрәш», каратэ, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы, шахмат.

Ярышларда 14-23 яшьлек 2500 спортчы (спорт төренә карап) һәм БДБның 11 иленнән 1000ләп рәсми зат катнашыр дип көтелә.

БДБ илләре Уеннары кысаларында 230 комплект медаль уйнату планлаштырыла.

Судьялар корпусы якынча 1 200 кеше тәшкил итәчәк.

БДБ уеннарын үткәрү өчен Казанның 13 спорт объектын, шул исәптән Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең 7 объектын файдалану планлаштырыла.

Уеннарны ачу һәм ябу тантаналарын «Баскет-холл»баскетбол спорт корылмасында уздыру планлаштырыла.

Спортчылар спортчылар спортчылар авылында (Универсиада Авылында) яшәячәк.

БДБ илләре уеннарын үткәрү кысаларында эшлекле программа каралган. Шулай итеп, «БДБ – Спорт территориясе» Спорт форумы, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең спорт Министрлар Советы утырышы планлаштырыла. Моннан тыш, 2020 елның 21-23 августында Казанда VI Бөтенроссия милли һәм Олимпия булмаган спорт төрләре фестивален үткәрү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта БДБ илләре уеннары логотибын булдыру өстендә эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов конкурс игълан итәргә һәм логотип эшләүгә Уеннарда катнашучы илләр вәкилләрен җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Татарстан Президенты аерым ассызыклаганча, 2020 елда Казанда БДБ илләренең беренче уеннарын әзерләү һәм уздыру - зур халыкара вакыйга, һәм ярышларны лаеклы уздыру өчен бөтен көчебезне куярга кирәк.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International