Актанышта капиталь ремонттан соң боз сарае ачылды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

23 гыйнварда Актаныш районында капиталь ремонттан соң «Лачын»боз сарае ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.

2019 елның октябреннән узган капиталь ремонт кысаларында инженерлык системалары, электр белән тәэмин итү, канализация системалары, административ бинаның 1-2 катын, санитар узеллар алмаштырылды. Шулай ук керү төркемнәре тулысынча ремонтланган. Капиталь ремонт «Татнефть»ГАҖ ярдәме белән башкарылды.

Боз сарае базасында «Лачын» спорт мәктәбе урнашкан, анда 258 бала шөгыльләнә һәм 10 тренер-укытучы эшли.

Спорт корылмаларын төзү һәм ремонтлау – «Демография» милли проектының «Спорт-тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган бурычларның берсе. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның Россия Федерациясендә 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.

Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.

Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International