Галина Кулакова исемендәге спорт комплексында (Ижевск шәһәре) Россия укучыларының X кышкы Спартакиадасының II этабы тәмамланды.
Эстафетада Зөлфия Хәбибрахманова, Диана Габделбәрова, Алинә Вәлиәхмәтова һәм Диана Федюшина составындагы Татарстан Республикасы кызлар командасы бронза медаль яулады.
Бер көн элек Диана Федюшина ирекле стиль белән йөзүдә 17-18 яшьлек кызлар арасында көмеш медаль яулады.