25 гыйнварда Лениногорск районында капиталь ремонттан соң «Яшьлек»спорт залы ачылды. Тантаналы ачылышта Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин һәм башкалар катнашты. Алар барлык катнашучыларны да төзекләндерелгән объект ачылу белән котладылар һәм балаларга яңа спорт уңышлары теләделәр.
Тантаналы ачылыш кысаларында ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин бадминтонны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәеновка Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләренә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Спорт залын ачу кысаларында урта белем бирү мәктәпләре укучылары арасында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган район башлыгы Кубогына бадминтон буенча шәһәр чемпионаты узды.
Капиталь ремонт кысаларында спорт залының фасады, түбәсе, тренерлар, фойе (ресепшен), спорт залы, киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре һәм санитар төеннәр ремонтланган. Капиталь ремонт «Татнефть»ГАҖ ярдәме белән башкарылды.
Спорт корылмаларын төзү һәм ремонтлау – «Демография» милли проектының «Спорт-тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган бурычларның берсе. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның Россия Федерациясендә 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.
Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.
Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.