Татарстан Республикасында спорт объектларын капиталь ремонтлауны финанслау арттырылды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Тиешле карар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында спорт объектларын капиталь ремонтлау өчен финанслауны 500 млн.сумга кадәр арттырды.

ТР Спорт министрлыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләре белән берлектә республиканың спорт объектларының торышын мониторинглау һәм аларның капиталь ремонт үткәрүгә булган ихтыяҗын анализлау буенча эш алып барылды. Тиешле тәкъдимнәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына җибәрелде.

Беренче чиратта, капиталь ремонтның биш еллык программасына озак вакытлар капиталь ремонт үткәрелмәгән зур эксплуатация вакыты булган объектлар кертеләчәк.

Көн саен капиталь ремонт өчен тәкъдим ителә торган объектларга 70 мең кеше йөри ала. Спорт объектларын ремонтлау республиканың 35 мең баласы түләүле һәм түләүсез төркемнәрдә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Спорт корылмаларын төзү һәм ремонтлау – «Демография» милли проектының «Спорт-тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган бурычларның берсе. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның Россия Федерациясендә 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.

Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.

Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International