Турнир ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
1-2 февральдә Әлмәт ат спорты мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган ат спорты буенча төбәк ярышлары уза. Ярышлар кысаларында Бөек Ватан сугышы герое Әхмәдуллин М. А. истәлегенә багышланган Җиңү Кубогы этабы узачак.
Ярышларда Әлмәт, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Актүбә шәһәр тибындагы бистәсеннән 65 тән артык Спорт пары катнаша. Ярышлар программасында төрле дәрәҗәдәге дүрт маршрут һәм дүрт күчмә тест.