«Татарстан чаңгы юллары-2020» кысаларында оештырылган чараларга старт 2 февральдә үк бирелде. «Снежинка» спорт комплексы чаңгы ярышлары буенча Әлмәт муниципаль районы беренчелеге исәбенә иң көчле чаңгычылар ярышларын кабул итте. Иртәнге сәгать 10.00 да 2, 3, 5 һәм 5 км дистанцияләрдә стартлар узды. Мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, ветераннар һәм пенсионерлар ярышты. Барлыгы 133 кеше катнашты.
3-7 февральдә Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы мәктәпләрендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан чаңгы юлы» массакүләм чаңгы ярышы булып узды. Ярышлар мәктәп стадионнарында, Комсомол паркында, буалар каскадында үткәрелде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә чаңгы спорты бәйрәменә багышланган массакүләм кышкы эстафеталар узды. Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтәге 3 739 бала катнашты.
8 февральдә массакүләм йөгереш башланганчы чаңгы бәйрәме кысаларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган авыл халкының 51 нче спартакиадасы исәбенә ярышлар узды. Әлмәт районының 20дән артык авылыннан 1 ир-ат һәм 1 хатын-кыз составында 2 км һәм 1 км дистанцияләрдә үз катнашучыларын куйдылар. Чаңгычылар арасында кайбер авыл җирлекләре башлыклары да бар иде. Ярышларда катнашучыларның гомуми саны 43 кеше тәшкил итте.
Аерым старт «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (78 кеше) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәргә теләүчеләр өчен оештырылды, шулай ук ГТО мәгълүмати мәйданчыгы эшен алып барды. Анда тестлаштыру үзәге белгечләре халыкка тест үткәрү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирделәр һәм теләүчеләрне тематик баннер фонында фотога төшерделәр.
Чаңгы ярышларында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Нагуманов Тимур Дмитриевич һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары, «Әлмәт шәһәре чаңгы спорты федерациясе» президенты Ренат Ардинат улы Нугайбәков мөрәҗәгать иттеләр. Мөхтәрәм кунаклар барлык катнашучыларга да күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек һәм яңа спорт казанышлары теләделәр.
Әлмәттә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү старты» дип аталган тематик йөгерү дә узды һәм якындагы айларда районда планлаштырылган чаралар циклына старт бирде. Катнашуның төп шарты хәрби яки камуфляцияле форма һәм тиешле атрибутика иде. Әлеге стартка 911 катнашучы теркәлгән. Алар барысы да истәлекле бүләкләр алдылар.
Шулай ук дистанциягә шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, Башкарма комитет хезмәткәрләре, чакырылган кунаклар чыкты. Йөгереш нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне ӘМР Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина күрсәтте, ә ир-атлар арасында Айрат Мөхәммәтҗанов иң яхшысы булды.
Җитәкчеләр финишыннан соң стартка традицион массакүләм йөгерештә катнашучылар чакырылды. Мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче халык үз стартларын ТАССРның 100 еллыгына багышладылар.
2020 елның 8 февралендә спорт бәйрәме кысаларында стартка барлыгы 3 874 кеше чыкты.
«Татарстан чаңгы юллары-2020» кысаларында узган барлык спорт чараларында катнашучыларның гомуми саны 24 405 кеше тәшкил итте.
2020 елда «Россия чаңгы юллары» «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның Россия Федерациясендә 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.
Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.
Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.