Ярышлар «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында узды.
8 февраль көнне Мөслим муниципаль районында «Кояшлы Ык» ял итү зонасында «Татарстан чаңгы юлы – 2020»массакүләм чаңгы ярышлары узды. Стартка 1 185 мөслимле чыкты.
Катнашучыларны Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин сәламләде һәм стартларда уңышлар теләде.
Ярышлар кысаларында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү оештырылды, шулай ук ГТО мәгълүмати мәйданчыгы эшен алып барды. Анда тестлаштыру үзәге белгечләре халыкка тест үткәрү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирделәр һәм теләүчеләрне тематик баннер фонында фотога төшерделәр.
2020 елда «Россия чаңгы юллары» «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның Россия Федерациясендә 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.
Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.
Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.