7-9 февраль көннәрендә Будапештта каратэ буенча WKF-2020 Европа беренчелеге ярышлары узды. Татарстан Республикасын турнирда тренер Искәндәр Шагин җитәкчелегендә Нияз Фатыйхов һәм Илья Савин тәкъдим итте.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча WKF Татарстан каратэы тарихында беренче тапкыр Европа беренчелеге медален Илья Савин яулады. Татарстан спортчысы 18-20 яшьлекләр арасында 60 кг авырлык категориясендә өченче булды.
Медаль алу юлында ул Испания, Венгрия һәм Македония вәкилләре белән көрәштә җиңү яулады, ә өченче урын өчен көрәштә Дания вәкиленнән көчлерәк булды. Илья – «Ак Бүре»спорт мәктәбендә тәрбияләнүче.