Ярышлар «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында узды.
Ярышларны ачу ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, район башлыгы Рәзиф Кәримов, Чаңгы ярышлары буенча дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы Анатолий Иванов катнашында узды.
Зәй «Татарстан чаңгы юлы-2020» республика ярышларына кушылды. Массакүләм стартлар «Россия чаңгы юллары»XXXVIII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында узды. Бу хакта «Зәй-информ»хәбәр итә.
Стартлар «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Ярышларны ачу ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, район башлыгы Рәзиф Кәримов, Чаңгы ярышлары буенча дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы Анатолий Иванов катнашында узды.
Халыкны спорт бәйрәме белән шулай ук Россия чаңгы узышлары Федерациясенең әйдәп баручы белгече, Россиянең атказанган тренеры, Бөтендөнья Универсиадаларында РФнең даими вәкиле Галина Шлыкова, Россия җыелма командаларының әйдәп баручы белгече, менеджеры Михаил Богданов котлады.
Зәйдә «Татарстан чаңгы юлы»нда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары, политехника көллияте студентлары, сәнәгать предприятиеләре белгечләре, шәһәр һәм районның социаль, спорт, мәдәни, административ учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Рәсми өлеш һәм төп стартлар яңа шәһәрнең урман массивында узды.
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр ике йөз метр араны уздылар,шәһәр һәм авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары 500 метр, калган катнашучылар — 1800 метр.
Параллель рәвештә микрорайоннарда һәм авыл җирлекләрендә ярышлар да старт алды. Зәйдә - 2 стартлар 1 нче мәктәп территориясендә, Мирныйда — 5 нче мәктәп базасында, ә җирлекләрдә — авыл мәктәпләрендә узды.
«Россия чаңгы юллары» н үткәрү кысаларында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү оештырылган иде, шулай ук ГТО мәгълүмати мәйданчыгы да эш алып барды. Анда тестлаштыру үзәге белгечләре халыкка тест үткәрү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирделәр һәм теләүчеләрне тематик баннер фонында фотога төшерделәр.
2020 елда «Россия чаңгы юллары» «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның Россия Федерациясендә 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.
Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.
Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.