Минзәләдә «Татарстан чаңгы юлы-2020» ярышлары узды

2020 елның 8 феврале, шимбә

Ярышлар «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында узды.

Минзәлә чаңгычылары ТАССРның 100 еллыгына һәм «Россия чаңгы юллары-2020»  кысаларында Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган ярышларда катнашты.

Спортчыларны сәламләп, район башлыгы Айдар Салахов ТР Спорт министрлыгы исеменнән тренерлар Лилия Яруллина һәм Андрей Мясниковны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Владимир Мильчаков һәм Антон Лаврентьев «Бердәм Россия» партиясеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук ГТО алдынгыларын да билгеләп үттеләр.

Чарада шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм район ОДМС җитәкчесе Фаяз Хизбуллин катнашты.

«Бэби узыш» кысаларында беренче булып 6 яшьтән алып балалар старт алды. Аларга татлы бүләкләр тапшырылды.

2008, 2009-2010 елларда егетләр арасында призлы урыннарны Эдгар Юдин, Мостафа Косимов, Дмитрий Кишев бүлеште, кызлар арасында - Анна Ширданина, Алинә Хаматдинова, Аделия Галиева.

2005, 2006-2007 елларда-1 урын-Рената Тюкменова һәм Евгений Кайнаря, 2 урын-Ярослав Николаева һәм Ильмир Шәкүров, 3 урын-Камилә Авзалтдинова, Илья Власов.

2003-2004 елгы 1-Юлия Калинина һәм Сергей Мясников, 2 - Кристина Сәлимова, Айнур Ханнанов, 3 - Ксения Бородина һәм Никита Винокуров.

Абсолют чемпионнар-Егор Тиктонов һәм Алинә Вәлиуллина, 2 урын - Сергей Крылов һәм Рәмзия Нәҗмиева, 3 урын-Артем Жуков һәм Нурия Хәмәдиева.

«Россия чаңгы юллары» н үткәрү кысаларында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү оештырылган иде, шулай ук ГТО мәгълүмати мәйданчыгы да эш алып барды. Анда тестлаштыру үзәге белгечләре халыкка тест үткәрү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирделәр һәм теләүчеләрне тематик баннер фонында фотога төшерделәр.

2020 елда «Россия чаңгы юллары» «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның Россия Федерациясендә 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.

Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.

Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International