Балтач районында «Татарстан чаңгы юлы-2020» узды

2020 елның 8 феврале, шимбә

8 февральдә штп чаңгы трассасында Балтачта «Татарстан чаңгы юлы – 2020» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле чаңгычыларны ачыклау һәм Балтач районында чаңгы ярышларын популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

Ярышларда Балтач муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы барлык авыл һәм шәһәр җирлекләре, җитештерү предприятиеләре, оешмалар, учреждениеләр коллективлары катнашты. Узган елдан аермалы буларак, бу чарада коллективлар белән бергә мәктәп укучылары да чаңгыга басты.

Ярышлар барлык дистанцияләрдә дә шәхси узыш форматында, шәхси нәтиҗәләр белән һәм 2 яшь категориясендә: 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында уздырылды. Дистанция: җитәкчеләр һәм хатын-кызлар өчен-2 км, ир-атлар өчен-3 км.

Ярышларда җиңүчеләр район башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

«Россия чаңгы юллары»  үткәрү кысаларында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү оештырылган иде, шулай ук ГТО мәгълүмати мәйданчыгы да эш алып барды. Анда тестлаштыру үзәге белгечләре халыкка тест үткәрү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирделәр һәм теләүчеләрне тематик баннер фонында фотога төшерделәр.

2020 елда «Россия чаңгы юллары» «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның Россия Федерациясендә 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.

Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.

Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International