Зур Күккүз авылында «Татарстан чаңгы юлы-2020» ярышлары узды. Ярышларда мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, өлкән буын, җитәкчеләр, теләгән һәркем катнашты.
Ярышларда катнашучыларны район башлыгы урынбасары, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров сәламләде. Ул һәркемгә сәламәтлек, ярышларда уңышлар һәм алга таба сәламәт яшәү рәвешен теләде.
«Бу спорт чарасы безнең төбәктә ел саен үткәрелә. Физик тәрбия бирүне, үз-үзеңә җаваплы карашны кечкенәдән үк башларга кирәк, һәм менә без шундый зур чарага җыелдык», - дип билгеләп үтте Ленар Хантимиров.
«Россия чаңгы юллары» н үткәрү кысаларында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү оештырылган иде, шулай ук ГТО мәгълүмати мәйданчыгы да эш алып барды. Анда тестлаштыру үзәге белгечләре халыкка тест үткәрү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирделәр һәм теләүчеләрне тематик баннер фонында фотога төшерделәр.
2020 елда «Россия чаңгы юллары» «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның Россия Федерациясендә 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.
Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.
Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.