Сергей Сирант – ир-атлар командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионатының бронза призеры

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

2020 елның 11-16 февралендә Львен шәһәрендә (Франция) ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты узды. Татарстан Республикасы вәкилләреннән җыелма командалар составына Евгения Косецкая һәм Сергей Сирант керде.

Россия ир-атлар җыелма командасы үз тарихында беренче тапкыр ярышларда бронза медаль яулады. Төркем этабында безнең команда Австрия, Ирландия һәм Польша җыелма командаларын, чирекфиналда Болгария җыелма командасын җиңде. Финалга чыгу өчен спортчылар Дания вәкилләренә оттырды.

Россия хатын-кызлар җыелма командасы, Шотландиядән калышып, медальләрдән бер адымда тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International