Татарстан Республикасы җыелма командасы җиңүне икенче тапкыр рәттән бәйрәм итә.
1 мартта Архангельск өлкәсенең Малиновка чаңгы спорты үзәгендә чаңгы ярышлары буенча 2019-2020 еллар сезоны Россия Кубогы финалы тәмамланды. Ярышларда илнең 150дән артык чаңгычы катнашты.
Ил Кубогының беренче этабында ук Татарстан чаңгычылары лидерлыкка чыкты һәм Кубокның барлык этапларында да бу өстенлекне саклап калды. Архангельск өлкәсендә финал тәмамланырга бер көн кала татарстанлылар көндәшләреннән калышмады.
Команда зачетында татарстанлылар 3780 очко җыйды. Коми командасының иң якын көндәше 2156 очко тәшкил итте. Өченче урында Ханты-Мансийск АҖ-1354 очко.
Татарстан Республикасы спортчылары активында барлыгы-5 алтын, 6 көмеш һәм 7 бронза медаль.
2019-2020 еллар сезонында Татарстан Республикасы җыелма командасы, чаңгы ярышлары буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында комплекслы зачетта, 5348 очко җыеп, беренче урынны алып тора. Татарстан Республикасы командасы артыннан Архангельск өлкәсе – 4461 очко, ә Төмән өлкәсендә-3726 очко.
Бу уңыш Татарстан Республикасы командасы өчен икенче һәм өченче булды - моңа кадәр татарстанлылар 2017 һәм 2019 елларда ил Кубогында җиңү яулады.