Моңа кадәр Илдар Зөфәр улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булган иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 23 мартындагы 213 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары итеп Илдар Садриев билгеләнде.
Илдар Зөфәр улы Садриев 1979 елның 3 сентябрендә Яшел Үзәндә туа. 2001 елда Дәүләт һәм муниципаль идарә, менеджер белгечлеге буенча П.А. Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы, «Атлашкино» спорт-сәламәтләндерү комплексы башлыгы булып эшли. 2020 елга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфасын башкара.