Танылган спортчылар катнашында туры эфирларның беренче сериясе Нияз Билаловның күнегүләре белән тәмамланды.
Россия спорт министрлыгының «Өйдә шөгыльлән. Спорт-тормыш нормасы» 3 апрельдән 17 апрельгә кадәр танылган татар спортчылары, шул исәптән башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче, әбүнәчеләр өчен лайв-тренировкалар сериясе үткәрделәр.
Россиянең атказанган спорт мастеры, фехтовкалау буенча җәйге Олимпия уеннарының көмеш призеры Камилә Гафурҗанова, Россиянең спорт мастеры, тхэквондо буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Карина Тищенко, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, нефть чыгару илләре арасында бокс буенча дөнья Кубогы җиңүчесе Артур Субханкулов, Россиянең спорт мастеры, каратэ буенча Россия чемпионы Алинә Шишканова, Россиянең атказанган спорт мастеры, күп тапкыр Россия чемпионы, регби буенча 2013 елгы Универсиада ярышлары җиңүчесе Рамил Гайсин,Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, самбо буенча Европа чемпионы Альберт Шәңгәрәев, Россиянең спорт мастеры, дзюдо буенча Европа беренчелекләре җиңүчесе һәм призеры Нияз Билалов.
Күнегүләргә ике континенттан Сан-Франциско, Красноярск, Казан, Уфа, Кукмара һәм Яр Чаллы шәһәрләре кушылды. Аларның яртысы турыдан – туры эфирларны караган, тагын шул кадәр үк язмада.
«Безнең тәкъдимне хуплап, чыннан да бик шәп тренировкалар уздырган спортчыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларга туры эфирда да, безгә дә мондый форматтагы спорт сөючеләрне бик күп яздылар, алар бөтен гаилә белән күнегүләргә кушылдылар. Бик яхшы эш башкардык дип уйлыйм. Хәзер бу өйдә калган кешеләргә кирәк нәрсә»,-дип билгеләп үтте проектның инициаторы-ТР WKF каратэ Федерациясе Президенты, тренер-укытучы Искәндәр Шаһин.
Проектны шулай ук Айназ Якупов җитәкчелегендәге Татар спорт берлеге, шулай ук тренировкаларда актив катнашучылар өчен призлар уйнатуны оештырган «Панчер shop» спорт товарлары һәм экипировкалары кибете дә хуплады.