Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. 30 апрельдә Казанга Zamboni 446 бозны чистарту һәм салу өчен яңа машина кайтарылды. Ул Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланы поселогына «Олимпия» боз сараена куелачак.
Бу объектта Түбән Кама муниципаль районының 7 нче спорт мәктәбенең хоккей бүлеге эшли, анда 150 яшь хоккейчы шөгыльләнә.
«Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда республиканың боз сарайларына 2 яңа боз катыргыч машина кайтартылачак.
2019 елдан «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың спорт мәктәпләренә хоккей җиһазлары комплектлары китерелә. Әйтик, 2019 елда 2 яңа «Olympia Millennium H» боз салу машиналары Буа һәм Лениногорск Боз сарайларына куелды.
Исегезгә төшерәбез, «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» илкүләм проектының сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның Россия Федерациясендә 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.
Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.