Татарстанда спортчыларның тренировка процессы өлешчә яңартыла

2020 елның 15 мае, җомга

Үзгәрешләр профессиональ клублар вәкилләренә һәм җыелма командалар әгъзаларына кагылачак.

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында «19.03.202020 ел, №208 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.05.2020 ел, № 374 карары редакциясендә) нигезендә, чаралар гамәлдә булган чорда күнегүләр процессын оештыру турында» 13.05.2020 ел, № 160 боерыкка кул куйды.

Әлеге боерык нигезендә 2020 елның 13 маеннан Татарстан Республикасы территориясендә тренировкалар процессын оештыру рөхсәт ителә:

- спорт әзерлеген гамәлгә ашыручы учреждениеләрдә спорт осталыгын һәм югары спорт осталыгын камилләштерү этапларында узучы затлар өчен;;

- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт җыелма командалары әгъзалары өчен;

- профессиональ спорт клублары өчен.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт җыелма командалары әгъзаларының тренировка процессы Татарстан Республикасы спорт әзерлеге үзәге тарафыннан, тренировка чарасын үткәрү датасы, вакыты һәм урыны, спортчының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелгән, региональ спорт федерациясе җитәкчесе гаризасы нигезендә оештырылачак.

Боерык нигезендә, балансында спорт объектлары булган физик культура һәм спорт өлкәсендә бюджет учреждениеләре җитәкчеләре спортчыларның күрсәтелгән категорияләре белән тренировкалар процессын оештыру өчен спорт корылмаларының эшен тәэмин итәргә тиеш.

Чикләнгән затлар өчен тренировка процессын яңарту, COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалауга юнәлтелгән барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүне исәпкә алып һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарының (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.05.2020 ел, № 374 карары редакциясендә) 1 нче кушымтасы таләпләрен үтәп кенә мөмкин.

«Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору кысаларында күрелгән чикләү чаралары безнең әйдәп баручы спортчыларыбызга, Татарстан һәм Россия җыелма командалары әгъзаларына, шулай ук тренировка процессын туктатырга мәҗбүр булган профессиональ клубларга аеруча нык кагылды. Спортның күп төрләре, әйтик, су төрләре үзенчәлекләрен исәпкә алып, өй шартларында форма саклау җиңел түгел.

Спортчыларның чикләнгән категориясе өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан әкренләп чыгу инициативасы белән без коронавирус белән көрәш буенча республика штабына чыктык, Россия спорт министрлыгы ярдәме белән ирештек. Без барлык таләпләрне үтәгәндә спортчыларның аерым категорияләренә күнегергә рөхсәт итәбез.

Барысы да физкультура һәм спорт белән тулы канлы шөгыльләнү буенча сагынуы аңлашыла, без республика штабы белән актив хезмәттәшлек итәбез, алар белән бергә хәлне күзәтәчәкбез. Шартлар мөмкинлек булганда, без барлык теләүчеләр өчен дә объектларны ача башлаячакбыз», - дип билгеләп үтте ТР Спорт министры Владимир Леонов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International