Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына чаңгы спорты тарихы турында китап дөнья күрде

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның 27 маенда Татарстан Республикасы чаңгы узышлары федерациясе республикада әлеге спорт төре үсешенең 100 еллыгына багышланган «Чаңгылы Татарстан» китабын бастырып чыгарды. Китапны бастырырга рухландыручылар-республика чаңгычылары, Олимпия уеннары призерлары һәм җиңүчеләре, чаңгы узышлары буенча дөнья чемпионнары, Россия чемпионнары, шулай ук күп тапкырлар Ил Кубогы ияләре.

Китап спортның иң популяр төрләренең берсе-чаңгы ярышлары турында сөйли. Ул Татарстан Республикасында чаңгы спортының 100 еллыгына багышланган: очышларның һәм егылышларның бай, гасырдан артык тарихы, йөзләгән һәм меңләгән спорт җиңүләре, яңа алымнар һәм чишелешләр эзләү, даими көрәш һәм лидерлык өчен армый-талмый көрәш.

Берничә буын үз хезмәтләре һәм таланты белән республикада чаңгы узышлары традицияләренә нигез салдылар һәм дәвам итәләр, чаңгы спорты елъязмасына бай һәм данлы җиңүләр тарихын булдырдылар һәм дәвам итәләр. «Чаңгылы Татарстан» китабы үткәнен җанландырачак, укучыларны бүгенгесе белән таныштырачак һәм киләчәккә фараз ясарга ярдәм итәчәк.

Китапта чаңгы спорты тарихы белән бәйле иң кызыклы фактлар гына китерелеп калмый, Татарстан Республикасында чаңгы узышларын үстерүнең бүгенге этабында уникаль тәҗрибәсе дә гомумиләштерелә. Китап материаллары бүгенге казанышларны тирәнрәк аңларга һәм лаеклы бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Көндәлек тормышта спорт нәрсә бирә? Чаңгыга тулы бер республиканы куярга кирәкме? Тренер эшенең  серләре нидә? Чемпионны ничек тәрбияләргә? Бу һәм башка күп кенә сорауларга җаваплар әлеге китап битләрендә табылачак. Ул киң катлам укучыларга: спорт оештыручыларга һәм тренерларга, балалар спорт мәктәпләре укучыларына һәм аларның әти-әниләренә, профессиональ узышчыларга, шулай ук спортны яратучыларга һәм җиңәргә омтылучыларга адреслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International