Аксубай районы шахматчысы онлайн-шахмат ярышларында көмеш медаль яулады

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Аксубай районы Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе укучысы Фаил Гафиятуллин, үзенең яшь булуына карамастан, авыл шахматчылары һәм аз санлы шәһәрләр арасында онлайн режимда узган ТР ачык шәхси-команда беренчелегендә икенче урынны яулады.

Аксубай җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов Фаил – сәләтле малай, озак вакытлар шахмат түгәрәгенә йөри башлагач та, зур алгарыш күренә, дип билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International