«Яшел фитнес» проекты 6-нчы сезон стартын анонслады

2020 елның 23 июне, сишәмбе

23 июнь көнне 14: 00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Яшел фитнес» проектының 6 нчы сезонын эшләтеп җибәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Матбугат конференциясендә ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, «Парклар һәм скверлар дирекциясе» МБУ арт-директоры Дарья Куракова һәм «Яшел фитнес» проекты җитәкчесе Мурат Димитров катнашты.

Спикерлар Татарстан Республикасында һәм аннан читтә «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәтенең үсеш перспективалары турында сөйләделәр, үз-үзләрен изоляцияләү чорында күрелгән чараларга бәя бирделәр.

"Кешеләр саны аз булуга карамастан, июль аенда без социаль дистанция белән 30га кадәр кешегә исәпләнгән чаралар оештыра башларбыз дип уйлыйм. Кешеләр саны турында әлегә сүз бармый", - дип билгеләп үтте Ләйлә Ринатовна.

«Бүген, кызганычка каршы, без парк һәм скверларда шөгыльләнү өчен гадәтләнгән форматка килә алмыйбыз. Барысы да безнең санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле. Без бу мәсьәләне контрольдә тотабыз һәм киләчәктә барысы да хәл ителер һәм без барлык спорт-массакүләм чараларыбызны элеккеге форматта үткәрә алырбыз дип өметләнәбез», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев.

«Яшел фитнес» проекты Татарстанда барлык спорт чаралары һәм ярышлар туктатылган чорда зур роль уйнады. Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында уртак көч белән социаль челтәрләрдә күп кенә активлыклар уздырылды: туры эфирда күнегүләр үткәрелде, танылган кешеләр һәм спортчылар катнашында видеороликлар сериясе бастырылды, хәтта үз-үзеңне изоляцияләү шартларында да спорт белән шөгыльләнергә өндәгән кешеләр һәм спортчылар катнашты; балалар өчен махсус акцияләр узды.

Белешмә өчен:«Яшел фитнес» 2015 елда барлыкка килде, соңгы берничә елда ул ТР Спорт министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшли һәм зур популярлык казанды, бу исә 2020 елга ук проектның географиясен 4 шәһәрдән алып 30 шәһәргә кадәр киң колачларга мөмкинлек бирде.

Проект Россия Федерациясенең 19 субъектын үз эченә алды, шул исәптән Чувашия Республикасы, Удмурт Республикасы, Алтай крае, Красноярск крае, Ставрополь крае, Иркутск өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Ростов өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәре. 15 тән артык спорт юнәлеше буенча 3576 спорт тренировкасы уздырылган, ә проектка 5 ел эчендә 300 меңнән артык катнашучы җәлеп ителгән.

Проект «Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы нигезендә «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла, аның бурычларының берсе булып физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче гражданнар санын 2024 елга халыкның 55% ка кадәр арттыру тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International