Арчада «Яшел фитнес» проекты кысаларында тренировка узды

2020 елның 27 июне, шимбә

Арчада Яшьләр көнендә «Яшел фитнес» проектында катнашучылар җиңел тренировка үткәрделәр. Дәресне уздырганда санитар нормаларны үтәүгә аерым игътибар бирелде.

«Казансу» паркында 17 кеше зарядка үткәрде. Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик шартларда «Яшел фитнес» проектында катнашучылар белән онлайн режимында зарядка ясарга тәкъдим ителде.

Яшел Фитнес-ул шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә бушлай спорт чаралары уздыру юлы белән спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль-спорт хәрәкәте.

Хәзерге вакытта проектта 63 шәһәрдә 350 меңнән артык катнашучы исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International