11 июль көнне Байлар Сабасында «Яшел фитнес» проектының тренировкалары узды. Актив күнегүләр сериясен Ләйсән Зарипова ачты, ул бию буенча дәресләр үткәрде.
Байлар Сабасында «Яшел Фитнес» күнегүләре һәр җомгада 19.00 сәгатьтә оештырыла. Дәресләр «Олимп»стадионында уза. Күнегүләргә теләгән һәркем кушыла ала.